«Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе»: китап күргәзмәсе (6+)

2023 елның 4 февралендә Россиянең иң күренекле әдәбиятчысы Михаил Михайлович Пришвинның (1873–1954) тууына 150 ел булды. Рус һәм совет язучысы, прозаик һәм публицист үз иҗатында кешелек тормышы, әдәп-әхлак, Аллага ышану, кешенең табигатьтәге урыны буенча мөһим мәсьәләләрне өйрәнгән. Язучының юбилей датасы уңаеннан Үзәк китапханәнең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге «Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.

Михаил Пришвин хикәяләре — табигатьне ихлас яратучы, аны күзәтүче, аның матурлыгын гади һәм аңлаешлы тел белән язып башкаларга җиткерә белүче кеше әсәрләре. Шунлыктан аның әсәрләрен бөтен дөнья яратып укый. Язучы һәрвакыт укучысы белән чын күңелдән сөйләшә, тасвирлауны беркайчан да арттырып бирми, артык детальләр өстәми. Туган як табигатенә карата кызыксыну, бар тереклеккә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тудыру өчен, Михаил Пришвин хикәяләрен һәм повестьларын балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк укый башларга мөмкин.

Күргәзмәдәге китаплар исемлеге: «Говорящий грач», «Кладовая солнца», «Лисичкин хлеб», «Дорога к другу», М. Пришвин Избранное, «Курмышка», «Корабельная чаща», «Лесные рассказы» җыентыгы һ.б.

Күргәзмә 2023 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр эшләячәк.

Поделиться: